Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайдан Илдус Кашапов халыкара бәйгедә лауреат булды

Ул “Яратам сине, горурланам синең белән, Татарстан” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исемен яулады.

Азнакай шәһәре Мәдәни үзәге каршында мөмкинлеге чикле кешеләр өчен эшләп килүче “Өмет театры”нда шөгыльләнүче Илдус Кашапов “Мин – Россиянең бер кисәге” әдәби сүз онлайн фестиваль-конкурсында “Яратам сине, горурланам синең белән, Татарстан” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исемен яулады.

“Өмет театры” студиясе җитәкчесе Гөлназ Шакирҗанова милли-мәдәни кыйммәтләрне пропагандалауга, яшьләргә рухи-патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев