Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Зәйнәб Фәрхетдинова моңарчы булмаган фестиваль уздырды

Халкыбызның моңлы җырчысы, якташыбыз, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага 55 яшь тулды.

 
Күркәм гомер бәйрәме уңаеннан ул үзенең якташларына, кадерле тамашачыларына үзенчәлекле бүләк әзерләде. Бүген Азнакайның Ишкәев ял паркында тарихи вакыйга –  «Зәйнәб Fest» беренче «Авыл көе» фестивале узды.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин яраткан җырчыбызны гомер бәйрәме белән тәбрикләде һәм барлык Азнакай халкы һәм шәхсән үз исеменнән иң җылы теләкләрен юллады. «Без һәрвакытта да якташыбыз Зәйнәб Фәрхетдинова — ул безнеке, Азнакайныкы диеп горурланып әйтәбез», диде җитәкче.

Зәйнәб Фәрхетдинова фестивальның үзенчәлеге –  элек-электән татар халкы иҗат иткән көйләрне барлап, асылдагы яңгырашын саклап шул килеш  кабат яңгыравы турында сөйләде.
- «Авыл көйләре – халыкның туй мәҗлесләрендә, хәрби хезмәткә озату, сабан туена сөлге җыю, аулак өй, яшьләрнең кичке уеннарында киң кулланылган.  «Зәйнәб Fest»  «Авыл көе» фестивалендә төп урынны халык җырлары hәм такмак-көйләре алып тора. Халкыбызда бу төрдәге җырларны тальян, баян, скрипка, кебек уен кораллары белән башкару хәзер дә актуаль. «Авыл көе»  шушы уен кораллары белән беррәттән, көйләрне заманча ритмнар белән дә баетып, халыкчан hәм профессиональ осталыкка ия җырчылар башкаруында халыкка тәкъдим ителә», – диде яраткан җырчыбыз һәм киләчәк тә фестивальнең дәвамы булачагын әйтте.

Әлеге үзенчәлекле чарада Татарстанның халык артистлары –  Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артистлары – Марат Галимов, Равил Галиев, Сиринә Зәйнетдинова, талантлы сәхнә йолдызлары - Алия Карачурина, Гөлсирин Абдуллина, Базарбай Бикчәнтәев, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рәсим Фасыйхов һәм Алмаз Хәсәновлар чыгыш ясадылар.
Халык яраткан җырчылар җырларын «Казан нуры» оркестрына, баянчылар - Татарстанның атказанган артистлары Айнур Моратов, Риф Кәраметдинов, шулай ук Наил Сәгъдиев һәм Булат Шәриповка кушылып башкардылар. 
Бәйрәмне күңелле итеп Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева алып бардылар.
Яраткан җырчыбызны юбилее белән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле иҗади гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев