Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда татар атларына багышланган «Татар Аргамагы» күргәзмәсе эшли

Күргәзмәгә 128 эш куелган, аларның 79ы – картиналар. 

Бүген Азнакайның төбәкне өйрәнү музеенда татар атларына багышланган “Татар Аргамагы” күргәзмәсе эшли башлады. Аны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев, Лениногорск районында татар токымлы атларны үрчетү белән шөгыльләнгән Фәрит Нәбиуллин дә катнашты.

Рәссамнарны сәламләп, район башлыгы Марсель шәйдуллин аларның барысына да рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

– Зур тырышлык куеп, берсеннән-берсе үзгә үзгә картиналар тудыручыларга, җирлегебездә мондый уникаль күргәзмәне оештыручыларга зур рәхмәт. Азнакайда атларны бигрәк тә яраталар, аеруча Сабантуйларда ат ярышларын көтеп алалар. Бүген шәхси хуҗалыкларыбызда 1000ләп ат бар. Киләчәктә аларның баш санын тагын да арттырырга исәплибез, – диде җитәкче. 

Күргәзмәгә 128 эш куелган булса, аларның 79ы үз “эчендә” нык холыклы, чыдам һәм горур атларны “яшәткән” сәнгать әсәрләре – картиналар. Аларның һәрберсендә рәссамның күңел җылысы, туган җирен ярату хисләре чагыла. Әнә, Чатыр Тау итәгендә уртлап йөргән атларга карыйсың да, ирексездән үзеңне алар янәшәсендә тоя башлыйсың. Менә, менә алар җанланыр да, сине әкияти сихри дөньяга әйдәр сыман тоела...

Күргәзмәдә Азнакай рәссамы Дамир Хафизовның да эшләре бар. 

Күргәзмәгә теләге булган һәркем килә ала, ул март азагына кадәр эшләячәк. 

–Татар сәнгате белән кызыксынучы һәркемне чакырып, картиналар белән танышырга көтеп калабыз, – ди төбәкне өйрәнү музее директоры Ирина Халикова. 

Күргәзмә тәмамланганнан соң татар атлары сурәтләнгән  рәсемнәр Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев