Азнакайда рус теле көнен билгеләп үттеләр
6 июньдә илкүләм рус теле көнен һәм бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан Мәдәният үзәгенең иҗат коллективы «Азнакай» санаторий-профилакториенда балалар белән "Тылсымлы Пушкин илендә" дигән викторина үткәрде.
Барлык балалар һәм өлкәннәр Александр Пушкинның әкиятләрен беләләр һәм яратып укыйлар. Катнашучылар шагыйрьнең биографиясенә һәм аның әкиятләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, тематик-интеллектуаль уеннарда катнаштылар. Катнашучылар әкиятләрнең һәм төп геройларның исемнәрен искә төшереп, иллюстрацияләрне карадылар. Шул иллюстрация буенча, үзләренең Пушкин шигъриятен яхшы белүләрен күрсәтеп, сүзләр һәм фразаларны дәвам иттеләр.
Мондый чаралар балаларда шигърият белән кызыксынуны көчәйтә һәм рус әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев