Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда патриотик җыр бәйгесе узды

    Азнакай шәһәренең Яшьләр үзәгендә «Хәтер-2021» район патриотик җыр бәйгесенең финалы узды.

    Ул Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 32 еллыгына, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Азнакай районы төзелүгә 90 ел тулуга багышланды.

    Яшьләр һәм мәктәп укучылары вокал төркем, вокал-соло һәм нәфис сүз номинацияләрендә сәләтләрен сынадылар.

    арсында уздырылды. Барлык чыгышлар туган илгә мәхәббәт белән сугарылган иде.

    Җиңүчеләр диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: