Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай үзешчәннәре – Урыссуда (ФОТО)

    Күрше-тирә районнар белән иҗади дуслык җепләре ныгыганнан-ныгый бара.

    Соңгы вакытта җәелдерелгән үзара проект уңышлы тормышка ашырылып, үзешчәннәр авылларда яшәүчеләрне эчтәлекле концертлары белән куандырып тора.

    Узган атна ахырында шундый иҗади очрашу Ютазы районының Кече Урыссу авылында үтте. Ландыш Шәрәфиева җитәкчелегендәге Азнакай үзешчәннәре чыгышларын халык алкышларга күмеп, яратып карады. Күрше район җитәкчеләренең шундый матур ял иттергән өчен рәхмәт сүзләрен ишетү Азнакай үзешчәннәре күңелләренә тагын да дәрт өстәде.  

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: