Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай укучыларны төрле халыкларның милли киемнәр элементлары, бизәкләре белән танышты

“Мәдәни үзәк” муниципаль бюджет учреждениесе белгечләре башлангыч сыйныф укучылары белән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Дуслык һәм татулык дәресе” үткәрде.

31 мартта Азнакай муниципаль районының “Мәдәни үзәк” муниципаль бюджет учреждениесе белгечләре Азнакай шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Дуслык һәм татулык дәресе” башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрделәр. Алып баручылар балаларга республикабыз халкының күпмилләтле составы, төрле милләт кешеләре арасында гармонияле, яхшы мөнәсәбәтләр турында сөйләделәр.

Укучылар сорауларына җавап бирделәр, Татарстанда дус яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре турында белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук туган шәһәре Азнакай, аның истәлекле урыннары, соңгы елларда шәһәрдә төзелгән заманча объектлар турында сөйләделәр.

Мәдәни үзәк белгечләре укучыларны рус, татар, үзбәк, таҗик, чуваш, төрек, башкорт, казах, әрмән, азәрбайҗан халыкларының милли киемнәр элементлары, милли бизәкләр, баш киемнәре белән таныштырдылар.

Балалар «Мозаика җый», «Дөнья халыкларының милли киеме» дигән уеннарда дәртләнеп катнаштылар. Дәрес «И туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Укучылар күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белделәр, уңай кәеф алдылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев