Азнакай Сабан туенда иң-иңнәргә автомобильләр тапшырылды
Азнакайда шәһәр Сабан туе гөрләде.
Бүген Азнакайда игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез – Сабантуй гөрләп узды.
Сабантуй җырлы-биюле зур тамаша белән башланып китте. Анда халкыбызның гасырлардан килгән гореф-гадәтләре дә, хезмәт сөючәнлеге дә, сәләте дә чагылды.
Халкыбыз юкка гына икмәкле ил – көчле дәүләт, димәгән. Менә мәйдан түренә авыл хуҗалыгы җитәкчеләре зур күмәч күтәреп чыктылар.
Милли бәйрәмебез Сабантуй нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Сабантуй мәйданына да беренчеләрдән булып туфрак катыш икмәк исе сеңгән куллары белән ил табынын баетуга зур өлеш кертүче кыр батырлары, алдынгы сабанчылар, механизаторлар керде. Аннары җигүле атларда авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарны яулаган хуҗалыкларның алдынгы хезмәтчәннәре узды.
Бәйрәм флагын күтәрү хокукы 2021 елның чәчү батыры – “Тукай” хуҗалыгы механизаторы Ленар Мәрданшин һәм 2019 елның көрәш батыры Альберт Мамалимовка бирелде.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Сабантуйны ачып, район халкының быел да бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килүен билгеләп үтте. Алдынгы дүрт хуҗалык җитәкчеләре район башлыгы кулыннан машина ачкычлары алдылар.
Бәйрәмдә алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, сабанчылар һәм сыер савучылар ярышында җиңүчеләр дә акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмне дәвам итеп, авыл җирлекләре төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре буенча бәйгегә нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Тантаналы чаралардан соң бөтен халык игътибары мәйдан уртасына юнәлде. Олысы-кечесе милли уеннарда катнашты: туры баганага менде, йомырка салынган кашык кабып йөгерде, катыктан акча эзләде, капчык киеп йөгерде...
Азнакайлылар, бәйрәм кунаклары бәйрәмнең йөзек кашы булган милли көрәш һәм ат ярышларын да бик яратып карадылар. Якташларыбыз, Татарстанның эстрада йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Равил Галиев, Башкортстан Республикасының Ф.Гаскәров исемендәге бию ансамбле, районыбыз үзешчәннәре чыгышлары Сабан туеның бизәге булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев