Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай рәссамнәре үзләрен таныта

    ​​​​​​​Әлмәт шәһәренең “Солнечный” ял базасында “Сандугач сайрар илем” балалар һәм яшүсмерләрнең XXII нче төбәкара фестивале бара.

    Аның “Рәсем сәнгате” һәм “Сәнгатьле уку” номинацияләрендә Азнакайның яшь талантлары да катнашып, уңышлар яуладылар.

    Арина Лобанова икенче дәрәҗә дипломга (укытучысы Олеся Елфимова), Светлана Тазова (укытучысы Эвелина Мирсәетова), Назилә Рахманова (укытучысы Гөлназ Сафина), Мәдина Мансурова (укытучысы Илдар Динмөхәммәтов) – фестивальдә катнашучы дипломнарына лаек булдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: