Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай халык театры “Идел-йорт” конкурсы финалында чыгыш ясады (ФОТО)

    ​​​​​​​Казанда Ш.Закиров исемендәге XIX Төбәкара “Идел-йорт” бәйгесенең йомгаклау туры бара. Анда Азнакай Мәдәният йорты халык театрының яшьләр составы “Урман эчләрендә урман” (режиссеры Гөлсинә Җамалиева) спектакле белән чыгыш ясады.

    Быел конкурс Россиядә театр елы кысаларында уза. Аның беренче турында – 250, ә икенче турында 40 театр коллективы катнашкан. Лауреатларны 9 декабрьдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә игълан итәчәкләр.

    Азнакай халык театры 2012 елда “Идел-йорт” бәйгесендә гран-при яулаган иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: