Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай «Җир сулышы» республика конкурсында катнашучыларны кабул итте

25 сентябрьдә Азнакай шәһәре Мәдәният йортында  VI Республика балалар һәвәскәр берләшмәләренең «Җир сулышы» бәйгесенә йомгак ясалды.

Аны 2006 елдан башлап, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге оештыра. Конкурс быел февраль аенда старт алып, анда 21 муниципаль районнан 85 балалар һәвәскәр берләшмәсе катнашкан.

 Алар үз эшчәнлекләрен яктырткан презентацияләрен тәкъдим иткәннәр: балаларның агачлар утыртуын, чишмә, су буйларын җыештыруларын, тирә-як мохитне саклау темасына багышлап, агитбригадалар чыгышларын, табигый материаллардан күргәзмәләр,  экологик өмәләр, акцияләр, бәйрәмнәр һәм башкалар…

Тантаналы чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге, «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең республика югары советы башкарма комитеты, ТР экология һәм табигый ресурслар, урман хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре катнашты.

Алар конкурсның иҗади эшчәнлек аша үсеп килүче буынга экологик аң-белем, тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үттеләр.

Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча бүләкләнде. Лауреатлар арасында районыбызның Сукаеш авылы мәдәният йорты каршындагы «Яшь эколог» берләшмәсе дә бар иде.

Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды. Азнакайлыларның бу бәйгедә актив катнашуы куандыра. Районыбыз авыллары мәдәният йортларының һәвәскәр клуб берләшмәләре эшчәнлеген яктырткан иҗат күргәзмәсе дә кунакларда зур тәэсирләр калдырды.

Иң яхшы конкурс эшләрен тәкъдир иткәннән соң, бәйгедә катнашучыларны остаханәләрдә калдык материаллардан төрле әйберләр ясау серләренә төшендерделәр. Аннан соң алар төбәкне өйрәнү музеена, Чатыр тауга сәяхәт кылдылар, Тарсус паркында агачлар утырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев