Реклама
Казанда узган “Сәнгать калейдоскопы” халыкара конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.
Скрипка буенча Сабиров Артур I дәрәҗә, Зиатдинова Әдилә - II дәрәҗә (укытучылары Зөлфия Еникеева, концертмейстер Лилия Газизова), баян буенча Зиатдинов Рубис (укытучысы Флюра Әбсәләмова) I дәрәҗә лауреат булдылар.
Концертмейстер Лилия Газизовага Рәхмәт хаты тапшырылды.
Балалар республиканың төп чыршысында һәм башкаланың истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз