Азнакайлыларны «Каз өмәсе»нә чакырабыз!
«Каз өмәсе» тирән тамырларга ия.
Элек – электән авыл халкы ишегалларында күпләп каз тоткан, ә инде кышкы айларда җыр-биюле, уен-көлкеле "каз өмәләре" оештырган һәм озын кышкы кичләрдә каз мендәрләре ясаган.
Әгәр дә сез кабатланмас хезмәт һәм ял атмосферасына чумарга телисез икән, 30 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният сараенда узачак «Каз өмәсенә» рәхим итегез.
Авыл үзешчәннәре сезнең игътибарыгызга борынгы традицияләрне күрсәтеп, хезмәт сөючәнлектә һәм осталыкта көч сынашачаклар. Монда шулай ук каз ите, мае, каз канаты, мендәрләр, төрле камыр ризыклары сатылачак..
Фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев