Азнакайлылар Казанда зур мәдәни чыгышка әзерләнә
Казан шәһәрендә “ТАТМЕДИА” җәмгыяте бинасында Азнакай районының якташлар җәмгыяте очрашуы узды.
Җәмгыятьнең яңа җитәкчесе итеп Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова билгеләнде.
15 сентябрьдә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда азнакайлылар барлык якташларны, кунакларны зур бәйрәмгә чакыра. Биредә милли күргәзмә, “Халыклар дуслыгы йорты” каршында эшләп килүче диаспоралар кунакханәсе, җырлы-биюле милли уеннар, театральләштәрелгән “Җыен-тамаша”, районыбыз сәнгать осталары һәм танылган якташ артистлар катнашында концерт тәкъдим ителәчәк.
Әлеге чара милли мәдәниятләр һәм гореф-гадатләр елы кысаларында “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурс-фестивале кысаларында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев