Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар

Чубар Абдул мәдәният йортында шагыйрә, популяр җырлар авторы, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үтте.

Кичәдә күп кырлы талант иясе Гөлшат Зәйнашеваның тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар.

"Гөлшат Зәйнашева шигырьләре үзе исән чагында ук кечкенә генә авыл сәхнәсендә дә, олы-олы калаларның мәдәният йортларында да яңгырый-яңгырый өйләргә күчкән, күпләрнең йөрәк түрендә урын алган. Бүгенге кичәдә без дә аның шигырьләрен, җырларын рәхәтләнеп башкардык," - ди чараны оештыручы Чубар Абдул мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев