Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда беренче Аниме фестивале узды

26 октябрьдә «Тау» яшьләр үзәгендә Аниме (япон мультипликациясе) фестивале узды.

Чара квиз-уеныннан башланды: анда 7 команда үзара ярышты. Яшьләр аниме темасына сорауларга җавап эзләп баш ваттылар, бердәмлек рухында, дәрт-дәрман белән уйнадылар. Җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Фестивальнең күрке яраткан аниме персонажлары булып киенгән яшьләр булды. Алар косплей бәйгесендә катнаштылар, ягъни персонажларның костюм, мимика, тән хәрәкәтләре, холкын кабатлап, кыска гына күренеш күрсәттеләр, ә калганнар аларның нинди персонаж булуын әйтеп бирергә тиеш иде. Әлеге бәйге Азнакайда яшь талантларның күп булуын күрсәтте, һәркемнең чыгышы үзенчәлекле һәм сокландыргыч булды.

Махсус оештырылган фотозоналарда истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге дә булды. Алтын куллы осталар аниме сынчыкларын ясарга өйрәтте.

«Тау» яшьләр үзәге һәм Азнакайның «Беренчеләр хәрәкәте» бүлекчәсе бердәм тырышлык белән районыбызда әнә шулай тәүге Аниме фестивале оештырды. Ул яшьләргә бердәмлек, дуслык кебек кыйммәтләрне искә төшерде, онытылмас күңелле бүләк итте.

Чарадан видеоны түбәндәге сылтамадан күчеп карый аласыз!
https://vk.com/video-90985170_456240718

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев