Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган кичә узды

Күптән түгел, Чубар Абдул мәдәният йортында Әлфия Авзалова туган көне уңаеннан, легендар җырчыны - “Моң патшабикәсен” искә алу музыкаль кичәсе узды.

Кичә дәвамында авыл халкы Әлфия Авзалова тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Килгән кунаклар халык күңеленә кереп калган җырларын башкардылар. Шулай ук биредә Әлфия Авзалова тормышына багышланган күргәзмә дә тәкъдим ителде.

"Һәр халыкның аерым бер мәхәббәт белән яраткан шәхесе була. Татар музыка дөньясында хатын-кызлардан Әлфия Авзалова нәкъ менә шундыйлардан. Ул - халык мәхәббәтен яулаган легендар җырчы," - ди чараны оештыручы Чубар Абдул мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев