Азнакай шагыйрәләре балалар белән очрашты
Әниләр көне уңаеннан Азнакайның 21 нче «Сандугач» балалар бакчасында бәйрәм кичәсе узды.
Анда Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Резеда Шәрипова, Гөлчәчәк Садретдинова, үзешчән композитор Гөлназ Җиһаншина да чакырулы иде. Кичәне татар теле тәрбиячеләре Дилбәр Мөхәммәтшина һәм Гөлшат Лотфуллина алып барды.
Балалар шагыйрәләрнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, милли биюләрен бүләк иттеләр. Кунаклар да үз иҗат җимешләре белән таныштырдылар, әти-әниләрне балалары белән туган телебездә сөйләшергә чакырдылар.
Бакча мөдире Гөлназ Фәрукшина әниләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев