Азнакай районы мәдәният идарәсенең хисап җыелышы узды
Узган ел районда 13, 215 мәдәни чара үткәрелгән.
Азнакай районы мәдәният идарәсенең хисап җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, коллектив катнаштылар. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова узган елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм агымдагы елда торган бурычларга тукталды.
Узган елда 13,215 мәдәни чара уздырылган. Бу сан үзе генә дә мәдәният хезмәткәрләренең нинди зур эш башкарулары турында сөйли. Гаилә елы буларак, мәдәният хезмәткәрләре гаилә кыйммәтләрен саклау буенча нәтиҗәле эш алып барганнар, күпсанлы чаралар уздырганнар. Җитәкчеләребез дә мәдәният хезмәткәрләренең халыкка рухи азык өләшүдә, матурлык өлгесендә тәрбияләүдә, борынгы гореф-гадәтләрне яңартуда һәм башка бик күп игелекле эшләрне башкаруда зур өлеш куюларын ассызыклап уздылар. Бүләкләүләр – җыенның иң күңелле мизгелләре булды. Тулырак “Маяк” газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев