Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда нәни тележурналистлар үсә

Азнакай шәһәренең 19 нчы “Тамчыкай” балалар бакчасында икенче елын балалар телевидениесе уңышлы эшләп килә

Музыка залында махсус почмакта урнашкан медиа-студияне өлкән тәрбияче Рәмилә Салихова җитәкли.

Безнең бу проект балаларга телевидение дөньясын, әлеге һөнәр үзенчәлекләрен танып-белергә ярдәм итә. Сюжетлар төшергәндә булачак журналистлар фикерләрен-тәкъдимнәрен белдерәләр. Телестудия җитәкчесе белән бергә тематика һәм чыгарылышның сценариен уйлап табалар, респондетларны сайлылар, әңгәмә өчен сораулар әзерлиләр. Яңалыклар балалар бакчасы тормышыннан алына, шулай ук борчыган темалар да яктыртыла. Барлык вакыйгаларны нәни корреспондентлар сөйли. Яңалыклар тапшыруы татар һәм рус телләрендә бара.

“Тамчыкай” медиа-студиясе кыска метражлы фильмы белән ”Милли мультFest” республика балалар кинофестивелендә “Фольклор” номинациясендә дипломга ия булды, ә Илназ Дәүләтгәрәев (7 яшь) конкурсның финалын алып баруда катнашты һәм “Иң мөлаем алып баручы” дипломы белән бүләкләнде.

Телевизион иҗат учреждениебезнең эшен ачык һәм мавыктыргыч итә. Быел безнең медиа-студия “Мәктәпкәчә белем бирүнең сигез энҗесе – 2021” федераль фәнни-иҗтимагый конкурсында катнаша.

Светлана Челышева, балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев