Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда милли мәгарифне үстерү форумы узды

Бүген шәһәребезнең Мәдәният йортында милли магәрифне үстерүгә багышланган эшлекле киңәшмә узды.

Биредә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, татар балалар нәшрияты башкарма директоры Алсу Низамеева катнашында милли мәгарифне үстерүгә багышланган Форум узды.  

 Чыгышларында Азнакай муниципаль районында мәгарифне үстерүнең актуаль юнәлешләре, заманча балалар басмаларында инновацион технологияләр, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган (татар) телгә өйрәтү һәм милли үзаң тәрбияләү, туган телебезне саклауда һәм үстерүдә мәгариф системасының роле, туган телдә белем бирүдә өстәмә ресурсларның мөмкинлекләре каралды.

Форумда катнашучылар мәгариф идарәсе, белем бирү оешмаларының һәм  иҗтимагый оешмаларның татар халкы мәдәни мирасын һәм традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эшчәнлеген уңай бәяләделәр.

Бирегә районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев