Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Август киңәшмәсе: яңа уку елына старт бирелде

Педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе – мәгариф өлкәсендә ел саен үткәрелә торган иң төп вакыйгаларның берсе.

Быел да укытучылар, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре узган уку елына нәтиҗә ясап, киләсе уку елына максатлар куйдылар.

Бәйрәм кунаклары мәктәп коллективлары, укучылар куллары белән әзерләнгән берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле күргәзмәләр белән танышты. Чараның пленар өлеше шәһәр Мәдәният йортында узды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева уңышларны, башкарылган эшләрне яктыртты, әле хәл итәсе проблемаларга тукталды.

  • Уку елын уңышлы гына йомгакладык, укытучыларыбыз яңадан-яңа призлы урыннарга ия булдылар, дәүләт имтиханнары тапшырылды, 29 укучыбыз медальләр алды. Алгарышлар белән беррәттән, мәгариф өлкәсендә проблемалы урыннар да юк түгел. Бүген без аларны да барларбыз, – диде ул.

Киңәшмәдә Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле – укыту процессын методик яктан тулыландыру секторы җитәкчесе Ләйсән Гайфуллина катнашты. Ул Азнакай районы мәгарифе эшчәнлегенә уңай бәя бирде, елның-елында районыбыз укытучыларының яхшы күрсәткечләргә ирешүләрен билгеләп үтте.

  • Азнакай районы “Китапка яңа тормыш бүләк ит”, “Китап сөюче гаилә” республика акцияләрендә катнашып, алдынгы урыннарга ия булды. Киләчәктә дә яңа җиңүләр яуларга язсын, – диде ул.

“Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм белем бирү” шигаре астында узган август киңәшмәсендә цифрлы дәресләр, бу юнәлештә тәрбия бирү турында сүз барды, интерактив дәресләр алып бару өчен интернет сайтлар турында мәгълүмат бирелде. Цифрлаштыру чорында да тәрбия һәм белем бирү беренче урында кала икәнлеге әйтелде.

Ил күләмендә кертелгән яңа үзгәрешләр “Мөһим сөйләшү” дип аталган сыйныф сәгатьләре үткәрү белән бәйле. Алар Ватан алдында бурыч, патриотизм темаларын үз эченә алачак.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин төп игътибарны үсеп килүче буынны тәрбияләү, профориентация эше мәсьәләләренә игътибар бирергә чакырды, педагогларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләп, аларга җаваплы эшләрендә уңышлар теләде. Иң яхшы укытучыларга бүләкләр, алдынгы мәктәпләргә сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев