Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәдәният сарае иҗат кешеләрен шатланып кабул итә

Шәһәребезнең Мәдәният сарае күпсанлы кунаклар өчен ишекләрен ачты.

Ачык ишекләр көнендә барлык теләүчеләр түгәрәкләрнең эшчәнлеге белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар, шулай ук түгәрәк җитәкчеләре белән аралашып, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Күңелле концерт программасыннан соң теләге булган һәркем ошаган берләшмәсенә язылды. Берәүләр вокал жанрын, икенчеләре хореография жанрын сайлады,  театр сәхнәсе турында хыялланганнар шул берләшмәгә язылдылар.

Мәдәният сарае коллективы иҗат кешеләрен шатланып кабул итә.
Бүгенге көндә район мәдәният йортында 25 клуб оешмасы эшләп килә. Дәресләрне тәҗрибәле, югары квалификацияле белгечләр алып бара, шунысын да ассызыклыйк, аларның күбесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре.

Ачык ишекләр көне күпләргә яңа дөньяга юл да ачты.

Луиза Шәфигуллина, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев