Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Гаилә фестивалендә – азнакайлылар

«Нечкәбил» республика конкурсы кысаларында үтүче Гаиләләр фестивалендә Азнакайдан Сөембикә һәм Илнур Хаҗиәхмәтовлар да чыгыш ясый.

Быел «Гаилә барлык телләрдә» дип аталган әлеге фестиваль яңа формата узачак – онлайн-офлайн туры эфирдан трансляцияләнәчәк. Шулай итеп, республикабызның үрнәк гаиләләрен Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә күрә алачак.

Сөембикә һәм Илнур Хаҗиәхмәтовлар гаиләсендә дүрт бала. Бу йортта ир белән хатын бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр. Балалар да наз һәм ярату тоеп, һәр яктан талантлы булып үсәләр.

Фестивальне 25 сентябрьдә 14.00 сәгатьтән, 2 һәм 9 октябрьдә 11.00-14.00 сәгатьләрдә Facecast платформасында карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев