Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Бремен музыкантларының җырын 11 телдә, шул исәптән татар телендә дә башкардылар

Җырның татар вариантын Элмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Сәрия Мәрдәнова тәкъдим итте.

Россия халыкларының 11 телендә, шул исәптән татар телендә дә Бремен музыкантларының «Бернәрсә дә яхшырак юк» җырын башкардылар. Бу  видеоны YouTube Russia рәсми каналында карарга мөмкин. Музыкаль клип Google һәм РФА тел белеме институтыннан «Бергәләп үзебезнекендә» проекты өчен махсус төшерелгән, анда 18 башкаручы безнең балачакның иң яраткан җырларының берсен башкарды һәм башка иҗади кешеләрне туган телләрендәге видеоконтентка рухландыру өчен берләште. Бу проект илебезнең мәдәниятен һәм телләрнең күптөрлелеген ассызыклау һәм туган телдә контент ясаучыларга ярдәм итү өчен булдырылган. Кызганычка каршы, мондый форматтагы видеоны гадәттә бик аз карыйлар. Җирле телләр белән кызыксынуны арттыру максатыннан YouTubeта #вместенасвоём  хештегы эшли башлады.

«Бергәләп үзебезнекендә» проектында татар башкаручылары да катнашты — бу «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, «Голос»  балалар конкурсында  катнашучы Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм «Бергәләп үзебезнекендә» конкурсы җиңүчесе Сәрия Мәрдәнова, удмурт телендә «Евровидение 2012» йолдызлары Буран әбиләре җырлады. Клиптан тыш, YouTube Russia каналында Россия халыкларының төрле жанрдагы музыкасы плейлистлары, шулай ук Россия төбәкләре әкиятләре һәм легендалары турында кызыклы лекцияләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев