Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлыларны әллә каян беләләр

Бер елны Лаеш районына никах туена бардык. Азнакайларча өеп, матур итеп бизәп, баурсак алып бардык.

Машинадан баурсакны күтәреп чыгып килә идем, бер хатын:

– Азнакайлар килде!, – ди.

Кайдан беләсез дип сорагач:

– Туйда булганым бар Азнакайда, шунда күрдем, – диде.

Бер районда гына яшәсәң, башка район кешеләре белән аралашмасаң, безнең сөйләшү барыбызныкы да бер кебек. Мин үзем Балык Бистәсе районыннан 40 ел элек Югары Стәрле авылына килен булып төштем. Шуңа күрә миңа һәрбер үзенчәлек сизелеп тора. Бианай миңа әрҗәдән йомырка алып керергә кушты. Яшь чак, оялдым әрҗә нәрсә ул дип сорарга. Чыктым да, йомырка күренмәгәч, кереп сорадым, көлештек, шулай. Мин Азнакай районың "сүләшүен" "үрәнә" башладым. Бездәге чиләкнең – бидрә икәнен, чокырның – йомры икәнен белдем.

Балык Бистәсенә кунакка баргач, бианай белән әни кибеткә барганда аларга бер хатын ияргән. Бианай әйтә: “Кенәген дә кенәген дип сөйләшәләр, бу берәр кеше исемедер инде дип уйлап бардым”, – ди. Кенәген – кичә дигән сүз бездә. Балык Бистәсендә бианай– кайнана, чәйне дә йомрыга түгел – чокырга ясап бирәләр, йокларга да мендәр салып тугел, күпчеккә яткыралар.

Бәләкәй энемә бер кунак “апаем” дигәч: “Мин бәләкәй малай, кыз да түгел, апай да гел”, – диде.

Менә шулай, бер Татарстанда яшибез, барыбыз да татарлар, сөйләшү үзенчәлеге ничә төрле. Татар теле нинди бай.

Мәрзия Булякова, Чемодур авылы ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев