Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Мәдәни мохит» проекты буенча концертлар бара

“Азнакай шәһәрендә мәдәни мохит” проекты кысаларында Гаилә паркында шәһәр-район Мәдәният йорты иҗат төркеме катнашында кичке концерт узды.

Районыбыз сәнгать осталары азнакайлыларга үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

«Мондый концертлар шәһәребезнең төрле ял паркларында җәй буена дәвам итәчәк. Анда авыл, шәһәр үзешчәннәр, татар эстрадасы артистлары чыгышлары көтелә. Балалар өчен кызыклы уеннар, кул эшләре буенча мастер класслар оештырыла», – ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

Мондый концертлар халыкка эштән соң ял итәргә, буш вакытларын күңелле итеп үткәрергә бик яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев