Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда шәһәр көне узды

Бүген Азнакайда гөрләтеп шәһәр, республика, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Шәһәребезнең «Юбилейный» стадионында район һәм нефть идарәсе җитәкчелеге катнашында зур бәйрәм концерты узды. Чара район тарихын тасвирлаган тамаша белән башланып китте. Җитәкчеләр бәйрәм белән тәбрикләделәр, җылы теләкләрен җиткерделәр. Төрле өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән, район үсешенә зур өлеш керткән хезмәтчәннәргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Көндезге якта Р. Ишкәев исемендәге ял паркында азнакайлылар төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Җиңел атлетика, гер күтәрү, армрестлинг, милли көрәштә җиңүчеләр акча белән бүләкләнделәр. Стадионда шулай ук җәйге ГТО фестиваленең 1 нче этабы да узды. Төрле категория буенча нормативлар кабул ителде.
Сабыйлар шәһәр Балалар иҗаты үзәге коллективы тарафыннан уздырылган Һава еланнары  фестивалендә дә актив катнаштылар.

Бәйрәм концертында район үзешчән артистлары, бию һәм җыр ансамбльләре, татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Фирдүс Тямаев һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев