Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай район балалар китапханәсе капиталь ремонт кичерде

Капиталь ремонттан соң яңарып, матурланып, балалар район китапханәсе укучыларга үз ишекләрен ачты.

Әлеге тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, “Татнефть” компаниясе вәкиле Айрат Гафуров, подрядчы оешма җитәкчесе Илнур Хәйруллин, китапханәчеләр, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашты.

 “Ремонт “Татнефть” гранты ярдәмендә башкарылды. Без конкурста катнашып, 5 млн сум оттык. Бу акчага түшәмнәр, стеналар, идәннәр, электр челәрләре яңартылды”, – ди район балалар китапханәсе мөдире Гүзәл Шакирова.

Дамир Гыйләҗев районның социаль объектларын төзекләндерүдә даими ярдәмнәре өчен “Татнефть” җәмгыятенә һәм эшне сыйфатлы итеп вакытында башкарган “Капитан” оешмасына рәхмәтен җиткерде, балаларны китапны яратырга чакырды.

“Китап укыган кешенең күңеле чиста, белеме тирән, эш-гамәлләре яхшы була”, – диде ул.

Район сәхнәсе йолдызлары Марат Мозаффаров һәм Алмаз Закиров кунакларга дәртле җырларын бүләк иттеләр.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев