Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Президент чыршысында Азнакайдан 40 бала катнашты

Казанда "Татнефть-арена" спорт комплексында узган Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә районыбыздан 40 сәләтле бала катнашты. Яңа ел кичәсе Г.Андерсенның "Кар патшабикә" әкиятенә нигезләнеп эшләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланды. Яшь героиня Гөлшат чынбарлыкны виртуаль тормышка алыштырган энесе Камилне эзләде. Бик күп сынаулар, авырлыклар кичереп, дустана патша һәм патшабикә, әдәпсез юлбасарлар, усал сакчылар...

Казанда "Татнефть-арена" спорт комплексында узган Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә районыбыздан 40 сәләтле бала катнашты.

Яңа ел кичәсе Г.Андерсенның "Кар патшабикә" әкиятенә нигезләнеп эшләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланды. Яшь героиня Гөлшат чынбарлыкны виртуаль тормышка алыштырган энесе Камилне эзләде. Бик күп сынаулар, авырлыклар кичереп, дустана патша һәм патшабикә, әдәпсез юлбасарлар, усал сакчылар белән очраша-очраша, кыз энесен таба алды. Аның кыю адымы Камилгә элекке тормышын искә төшерергә һәм компьютер "богаулары"ннан арынырга ярдәм итте. Тамаша ахырында безнең алда искиткеч матур чыршы пәйда булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгышын дулкынланып тыңладык. Ул балаларның ирешкән уңышлары республиканың төп байлыгы икәнен билгеләп узды. «Без сезнең белән гоурланабыз! Сез безнең киләчәгебез!» - диде.

Бәйрәмдә илебез эстрадасы йолдызы Егор Крид та үзенең җырларын бүләк итте.

Без Казаннан күтәренке кәеф белән, бәхет эчендә йөзеп, зур тәэсир-кичерешләр белән кайттык.

Зөлфия ХӘМИТОВА, яшь корреспондент

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент чыршысында Азнакайдан 40 бала катнашты