Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның балалар бакчасында татар халык уеннары үткәрелде

“Мәдәни үзәк” иҗат коллективы балаларны татар халкының сәнгате белән таныштырды.

16 сентябрьдә “Uen Fest” фестивале кысаларында “Мәдәни үзәк” иҗат коллективы “Улыбка” 18 нче балалар бакчасында татар халык уеннарын үткәрде.

Чараның төп максаты балаларда халык гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү булып тора. Аларда татар халык уеннары, халык фольклоры һәм гореф-гадәтләре аша уңай әхлакый сыйфатлар формалаштырырга ниятләнгән.

Балалар татар халкының сәнгате, татар уеннарының төрләре белән таныштылар. Алар «Кабыргалы-тамчылы», «Чума үрдәк, чума каз» һәм башка халык уеннарында бик теләп уйнадылар. “Улыбка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тәкдим ителгән татар биюен карап, үзләре дә халык көйләренә кушылып биеделәр.

Бу очрашу балаларга яхшы кәеф һәм бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев