Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Соңгы кыңгырау бәйрәме он-лайн узачак

Балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре әти-әниләрсез, онлайн режимда узачак.

Быел мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме коронавирус таралуга юл куймау максатларында он-лайн режимда 29 майда узачак.

– Һәр мәктәп үз фантазиясеннән чыгып оештыра. Район хакимияте, мәгариф идарәсе, мәктәп җитәкчелеге видеокотлаулар юллаячак. Әлбәттә, мондый истәлекле, дулкынландыргыч көннең мондый шартларда узуы кызганыч, әмма балаларның сәламәтлеге кыйммәтрәк. Аларның имтиханнар тапшырасы барлыгын да онтырыга ярамый, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Татарстанда 1-8 нчы сыйныфларның укуы дистанцион форматта 23 майда, 9 - 11 нче сыйныфларныкы 30 майда төгәлләнә.

Балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре әти-әниләрсез, онлайн режимда узачак.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев