Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай районы Чалпы авылы балалар бакчасы тарихы (ВИДЕО)

Түган авыл... Түган җир... Бү төшенчәләр үз түган ягын бөтен күңеле белән тоемлаган, йөрәге аша үткәргән, аның матурлыгына сокланып кына түгел, кешеләрен яратканнар өчен бигрәк тә газиз.

Әнә шундыйлардан - Чалпы авылы кызы Раушания Ибраһимөва турында булыр бүгенге мәгьлүматыбыз. Раушания Зөфәр кызы Чалпыда туган, авыл мәктәбен тәмамлап, киләчәген балалар тәрбияләүгә багышлый.  Азнакайда балалар бакчасында әшләгән, бүгенге көндә Әлмәттә – тәрбияче. Башка шәһәрдә яшәсә дә, туган-үскән авылына, кешеләренә мәхәббәт-хөрмәте  видеосюжетлар ясарга этәргән дә. Аның язмаларын караган һәркем шул чорларга кайтып килә, танышларын барлый, үзен күрә. Бу эш белән ул 2015 елда шөгыльләнә башлый.  Фотоларны туплап, техник яктан әзерли, авыл тарихына кагылышлы язмаларны өйрәнә, авыл тарихын язган Зөфәр ага Мортазинның кулъязмаларын укый, фотоларны эзлекле рәвештә кулланып, аңа бераз лирика өстәп, музыка биреп фильмнар әзерли. 

- Бик аз кыска гына фильмга да күп көч китә, – ди үл. Моның өчен кино төшерү серләрен дә. Раушания Зөфәровнага кызы да ярдәм итә. Бүгенге көндә Р.Ибраһимованың 1980 елларга кадәр "Коммунизмга" колхозына багышланган тарихи язмасы, колхоз рәисе С.Аппаков истәлегенә, мәктәп укучыларының очрашу кичәсенә багышланганнары бар. Күптән түгел Чалпы балалар бакчасы турында фильм әзерләнде. Мәгьлүматны, фотоларны җыюда ярдәм итүчесе - авыл китапханәчесе, үзе дә шушы авыл кызы Рәсимә Шәйхулова. 

- Авылның тарихи йөзен югалтмау, аларны буыннардан-буыннарга тапшыру максатыннан эшлим мин аларны, – ди Раушания ханым. Иҗади киңлекләр телик үзенә!     

Гөлфия Мостафина

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев