Азнакай кызы Алсу Миргалиева республика олимпиадаларында ике җиңү яулады
Физика һәм рус теле буенча республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаган Азнакай шәһәренең 3 нче урта мәктәбе укучысы Алсу Миргалиеваны бүген мәктәптә тантаналы төстә каршы алдылар.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов аңа дипломнар тапшырып, уңышлар теләде.
Алсуны алда тагын өч олимпиада көтә. Ул барлык фәннәрдән дә яхшы укый һәм ел саен мондый бәйгеләрдә призлы урыннар алып килә. Аеруча аны физика һәм химия фәннәре кызыксындыра. Шуңа күрә дә ул 10 нчы сыйныфка 2 нче мәктәптән нәкъ шушы юнәлешләрдә тирәнтен белем бирүче 3 нче мәктәпкә күчкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев