Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда татар телчеләре бәйге тотты

Азнакай шәһәренең гимназиясе базасында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте.

Анда Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Әлмәт шәһәрләренең муниципаль этапларында җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты.

Районыбыз данын 8 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Галиева яклады. Ул биремнәрне уңышлы үтәп, югары һөнәри осталыгын, тирән белемен күрсәтте.

Мөгаллимнәрнең дәресләрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире  Рәсимә Шәмсетдинова, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгече Рәйхана Баһавиева булган жюри бәяләде, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев