Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Татарстанның музыка мәктәпләре яңа җиһазлар алачак

Республикабызда 14 белем бирү учреждениесенең, алар арасында сәнгать мәктәпләре һәм көллиятләре дә бар, матди базасы ныгытылачак.

Быел Татарстанда 14 белем бирү учреждениесе 106 миллион 385 мең сумлык яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителәчәк. Бу эшләр «Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла. 

Дәүләттән ярдәм алучы белем бирү үчреждениеләре арасында 11 сәнгать мәктәбе, Казан шәһәре музыка, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре сәнгать көллиятләре  бар. 
Илкүләм проект кысаларында аларга шулай ук  уку-укыту әсбаплары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оештыру техникасы, җиһазлар һәм фотоаппаратлар да кайтарылачак.

Узган ел республикада “Мәдәният” илкүләм проекты буенча 63 өстәмә белем бирү оешмасына 21 миллион 987 мең сумга 63 пианино сатып алынган булган. Аларның барысы да үзебезнең илдә ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев