Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Ләйлә Кәрамовадан шигъри бүләк

Актив хәбәрчебез Ләйлә Кәрамованы да бүгенге вәзгыять тирәнтен уйландыра. Шигъри җанлы кеше буларак, ул кулына каләм алып, уйларын кәгазь битенә төшерми кала алмаган. Аның иҗатын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Җиңел түгел дуслар берәүгә дә,

Алда көтә олы сынаулар.

Нигә кирәк икән кайберәүләргә

Ялган сөйләп, начар юраулар

Иртән-кичтән,телеэкраннардан

Караганда, куркып каласың.

Тынычлану кирәк барыбызга

Ходай үзе генә сакласын!

Бердәм булу кирәк, берләшегез,

Мохтаҗлыкны күпләр тоймасын.

Өлкәннәргә игътибарлы булыйк,

Саклансын да, өйдән чыкмасын,

Чир йокмасын, сак булырга кирәк,

Өзелмәсен иде гомерләр…

Урамнарда бик еш йөрмәгезче,

Барып җитсен иде бу сүзләр

Уен кебек кабул итә күпләр.

Чирләр тисә, бик соң аңларсыз

Колак салу кирәк әйткән сүзгә,

Аллаһыдан ярдәм сорарсыз,

Үтәр бар да, сабыр гына булыйк

Кем теләсен инде чирләрне?

Вакытларсыз туктамасын иде

Бик күпләрнең ярсу йөрәге.

Сәләмәт бул, гүзәл халкым,

Кыенлыкны атлап узаек,

Елмаегыз, тормыш дәвам итә

Барыбыз да бергә булаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев