Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Габдулла Тукай Азнакайда узган җыенга багышлап шигырь язган булган

Киләчәктә бу вакыйга тирәнтен өйрәнелеп, Азнакай районында тагын бер Тукай һәйкәле калкырга мөмкин

(Азнакай, 26 апрель, Резеда ШӘРИПОВА) Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай «Бәйрәм бүген» шигырен Азнакай районы Күктәкә авылында узган җыенга багышлап язган, диелә тарихи чыганакларда.

Габдулла Тукай үзе дә бу җыенда катнашкан икән. Казаннан Оренбургка барышлый һәм кайтышлый шагыйрь Азнакай районы Күктәкә авылында тукталган. Монда ул җыенга эләккән һәм шуңа багышлап «Бәйрәм бүген» шигырен язган.

Шагыйрьнең дөньяда тоткан ролен яктыртып, Тукай эзләре Азнакай районында да саклануын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев бүген Мәдәни үзәктә оештырылган кичәдә билгеләп үтте.

Чарада шагыйрьнең әсәрләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзаларының чыгышы шигърият бәйрәменә тагын да бер ямь өстәде.

Шигърият бәйрәме шулай зурлап Мәдәният сараенда да узды, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан Азнакайның мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә бик күп әдәби чаралар үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Тукай бәйрәме Габдулла Тукай шигырь