Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Быел Сабантуйны онлайн формата карап була

Онлайн форматтагы Сабантуй 2 июльдән 4 июльгә кадәр барачак.

Илдәге эпидемилогик вәзгыять катлаулы булу сәбпле, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Сабан туе бәйрәмен онлайн форматта үткәрәчәк. Бүген флешмоб старт алды.

«Без онлайн-курслар барышында чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралашкан идек. Төрле илләрдәге татарлар Сабан туен онлайн форматта үткәрергә планлаштыра, ә кемнәрдер инде хәтта бәйрәм иткән дә. Пандемия шартларында Сабан туен үткәрү максатын куйган идек. Программаны Татарстан районнары белән бергә төзедек. #Сабантуй2020 хештегы аша барлык мәгълүматлар белән танышырга була. Рәхим итегез», — диде үзәкнең методисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.

Онлайн форматтагы Сабантуй 2 июльдән башлап, 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Онлайн Сабан туе программасы:

2 июль:

1.Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль челтәрләрендә видео котлаулар эстафетасы;

2.Татар халык бәйрәме «Сабантуй»га ярдәм йөзеннән флешмоб.

Постлар өчен тәкъдим ителгән темалар:

· #Батырлар (һәр районның, авылның танылган батырлары турында постлар)

· #АтЧабышы (танылган ат чабышлары, сезнең җирлек белән бәйле атлар турында риваятьләр)

· #Уеннар (традицион рәвештә бәйрәмдә үткәрелә торган халык уеннары)

· #Йолалар (сезнең җирлектә үткән Сабантуйдагы традицион йолалар)

· #тарих (шәхси архивтан алынган тарихи фотолар һәм видеолар)

Шулай ук #СабантуеБезнеңБәйрәм #СабантуйНашПраздник #Батырлар #АтЧабышы хештегларын да кулланырга була.

3.Татар милли киемендәге фото һәм видео онлайн конкурсы #милликием. Шартлар Инстаграм аккаунтында .

3 июль:

1. «KAZAN» ансамбле хореография мәктәбе-студиясе укытучысы Нигина Низамиевадан татар биюе буенча мастер-класс;

2. #БиеСабантуй челленджы;

3. «Сөрән» һәм«Сабан туе» йолалары;

4. Татар халкының традицион уеннары;

5. «Ат бизәү» мастер-классы;

6. «Bulgari» бренды авторы Айгөл Сәдриевадан «Каюлы күн сәнгате» буенча мастер-класс;

7. Дизайнер Гөлфия Билаловадан изү ясарга өйрәнү мастер-классы;

8. Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;

9. «Zakaria» фольклор төркеме белән иҗади сөйләшү. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;

10. Әдилә Заһидуллина белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;

11. Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы Алсу Саттаровадан «Сөлге чигү» буенча мастер-класс;

12. Агачка уеп рәсем ясау сәнгате буенча мини-фильм. Мастер: агачка уеп рәсем ясау сәнгате мастеры Җәлил Вильданов.

4 июль:

1. 08:00–20:00 «Онлайн Сабантуй» телемарафоны ТНВ каналында барачак;

2. Яшьләр онлайн-фестивале.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев