Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Быел Сабантуйның ничек үтәчәге билгеле булды

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау сәбәпле, быел җәй башына планлаштырылган халыкара һәм төбәкара Сабантуйлары уздырылмаячак һәм башка көнгә күчерелмәячәк. 

Калган айлар буенча карарлар исә эпидемиологик вазгыятьтән чыгып кабул ителәчәк. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белдерде. Май ахыры һәм июньдә узарга тиешле халыкара Сабантуйлары: Киргизиядә Бишкек шәһәрендә ниятләнгән милли бәйрәм, Болгариядә Софиядә Ауропа Сабан туе, Ташкентта Азия сабан туе булмаячак, аларны үткәрергә бүгенге көндә рөхсәт юк. 

Төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге бәйрәмнәргә килгәндә, аларны уздыру карарын һәр төбәк хакимияте, эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, җирле татар оешмасы белән килешеп, үзе кабул итә, дип искәртте Васил  Шәйхразиев.  

Ул Татарстанда үткәреләчәк Сабантуйлары буенча да ачыклык кертеп үтте. «Әлегә вакытта бу бәйрәмнәрне күчерү яисә күчермәү турында карар кабул ителмәде», — диде ул.  

Кайбер төбәкләр исә милли бәйрәмне онлайн форматта үткәрү идеясен тәкъдим иткән. Әлеге вакытта Новосибирскидагы милләттәшләребез Сабан туен онлайн режимда уздырырга әзерләнә, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев