Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның ныклы һәм тату гаиләләрен хөрмәтләделәр

«Ныклы гаилә» проеты кысаларында һәм Гаилә көне уңаеннан Азнакай ЗАГС бүлегендә үткәрелгән кичәдә алты дистә ел бергә тату гомер кичергән Надежда һәм Анатолий Жигаловлар, 55 ел бер җан булып яшәүче Саҗидә һәм Әхәт Гыймаевлар, алтын туйларына җиткән Миннекамал һәм Фәндәс Вәлиулиннарны да хөрмәтләделәр.

(Азнакай, 14 май, Резеда ШӘРИПОВА) Суга баткан чагында Василий Зинаиданы күреп алып, коткармаган булса, аларның тормышы бүген бөтенләй башкача булыр иде.

– Стәрле елгасында батырлык шундый тирән урыннар да бар идеме? – дигән соравыма, Зинаида Леонидовна серле елмаеп:

– Теләсәң табып була, – дип куйды. Кем кемне «каптыргандыр» моннан 60 ел элек елгада, әмма Рыбалколар язмыш очраштырганга кәнәгать.

Василий Степанович – Свердловск, Зинаида Леонидовна Куйбышев якларыннан 16-17 яшьлек чакларында туганнары янына кунакка килгән җирдән төпләнеп калалар Азнакайда.

Икесе дә  нефть тармагында хезмәт куялар. Зинаида  сөйгәнен  ике ел армиядән дә көтеп ала. Алар өч ул тәрбияләп үстерәләр, барысы да нефтьчеләр династиясен дәвам итәләр. Кызганычка каршы, берсенең гомере иртәрәк өзелә.

Гаилә көне уңаеннан Азнакай ЗАГС бүлегендә үткәрелгән кичәдә  алты дистә ел бергә тату гомер кичергән Надежда һәм Анатолий Жигаловлар, 55 ел бер җан булып яшәүче Саҗидә һәм Әхәт Гыймаевлар, алтын туйларына җиткән Миннекамал һәм Фәндәс Вәлиулиннарны да хөрмәтләделәр.

Һәрберсенең язмышы үзенчәлекле булса да, кылган эш-гамәлләре уртак: шәһәребезне төзегәннәр, үзләре кебек тәүфыйклы уллар, кызлар тәрбияләп үстергәннәр.

Аларны район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин, хезмәт коллективларыннан профсоюз, ветераннар советлары җитәкчеләре, балалары тәбрикләделәр.

Бүгенге мул тормышлары бер кашык белән коштабактан башланып, иңне-иңгә куеп, бөртекләп төзелгәнгә, алар аның кадерен беләләр.

Кайсысыннан гына сорама, иң беренче чиратта, бер-береңә юл куя, бер-береңне кичерә белергә кирәк, диде парлар. Әнә шулай аңлашып яшәгәндә генә яшьлек мәхәббәте сүрелмичә, гомер көзләрен матур итеп каршылап буладыр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев