Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Татар кызы, татар егете – 2021» бәйгесе үтте

Шәһәрнең Мәдәни үзәк коллективы, гимназия белән берлектә «Татар кызы, татар егете – 2021» бәйгесен уздырды.

 Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте.

Бәйгенең төп максаты –  татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү, үсеп килүче буынга рухи мирасны тапшыру.

Конкурс барышында балалар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, иҗади номерлар һәм милли костюмнар күрсәттеләр.

Катнашучыларга бәя биргәндә аларның татар телен һәм мәдәниятебезне ни дәрәҗәдә белүләре, иҗади чыгышлары бәяләнде. Балаларга бигрәк тә «Дөнья халыкларының милли киемнәре» дигән этап ошады, анда алар кәгазьдән киселгән кием-салым шаблоннарын милли орнаментлар белән бизәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев