Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай яшьләре мәхәббәттә аңлашты

Азнакай шәһәрендә узган “Мәхәббәт ачкычлары” проекты кысаларында районыбызның яшь парлары үзләренең креатив фикерле, җитез, максатларына ирешә белүләрен күрсәтте.

(Азнакай, Лиза Нурлыева)  Яшьлек үзенең шау-шулыгы, шуклыгы, якты, садә хисләре белән матур.

Яшьләр үзәгенә Азнакай районның аграр яшьләр оешмасы лидеры Гөлназ Исламова әйтерсең әнә шундый янып торган актив егет-кызларны гына дәшкән.

Бу 7 пар арасында яңа гына гаилә корганнар да, әлегә дус булып кына, серләрен уртак итеп йөргәннәре дә бар. Аларга нигә килдек, дип моңсуланып утырырга ирек бирмәделәр.    

Азнакайдагы “Мәхәббәт ачкычлары” яңа проектына нигез салуга да республиканың Аграр яшьләр оешмасы җитәкчесе Роберт Сәлахов, психолог-тренер Эльвина Бабаева килгән иде.

Яшь парлар проектының 8 номинациясендә дә үзләренең креатив фикерле, җитез, максатларына ирешә белүләрен күрсәттеләр. Кызыклы уен рәвешендә тренинг үткәреп, Эльвина Бабаева аларның үз-үзләренә ышанычын тагын да арттыруга этәргеч бирде.

– Авыллардагы яшьләребезнең дә соңгы елларда иҗтимагый тормышка актив тартылуы, спорт, мәдәни чараларда күпләп катнашулары куанычлы хәл, – дип билгеләп үтте Азнакай районының яшьләр оешмасы җитәкчесе Илнур Сәгыйтов.

Республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе менә 7 ел инде авыл яшьләренең үз-үзләрен үстерүгә һәм авылларның иҗтимагый-икътисадый үсешенә юнәлдергән эшчәнлек алып бара. Оешма һәр төбәк өчен ачык булырга омтыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев