Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай кызы Ивановода татарларны танытып яши

Азнакайдан Раушания Хаҗиева – Иваново музыкаль театры солисткасы, сәхнә остасы, халыкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты.

(Азнакай, 1 май , Резеда ШӘРИПОВА) Якташларыбыз кайларга гына сибелеп яшәми дә, нинди генә үрләр яуламый!

Иваново шәһәрендә татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче «Мирас» вокаль-театр студиясе Иваново тамашачыларын «Аулак өй» спектакле белән куандырган.

Студиянең җитәкчесе Раушания Хаҗиева – Азнакай кызы. 7 нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Әлмәт музыка көллиятенең дирежерлык һәм вокал бүлегендә, аннан Казан консерваториясендә белем ала. Язмыш җилләре туган ягыннан читкә алып китсә дә, үз теле һәм милләте өчен җан атып яши ул.

Җыр, бию, татар фольклоры һәм шигъриятен үз эченә алган әлеге тамаша татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын ачык чагылдыра. «Аулак өй»не Иваново шәһәре һәм өлкәсенең башка мәйданчыкларында да күрсәтергә ниятлиләр.

«Мирас» студиясе 2016 елның сентябрендә оеша.  Анда  дүрт яшьлек сабыйдан алып, төрле буын вәкилләре катнаша. Барысы да иҗатка гашыйклар. Беренче иҗат җимешләре – “Халкым минем” музыкаль-театраль тамаша. Аны 2017 елның маенда тәкъдим итәләр. Сентябрьдә “Аулак өй” спектакле репетицияләренә тотыналар һәм менә көтеп алган премьера зур уңыш белән уза.

Раушания Хаҗиева – Иваново музыкаль театры солисткасы, сәхнә остасы, халыкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты. 2010 елда Казанда узган халыкара “Татар моңы” конкурсы җиңүчесе. Менә икенче ел рәттән ул күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре һәм сәләтле яшь башкаручылар өчен Дәүләт стипендиясен ала. Бу Раушанияга кызыклы проектларны тормышка ашырырыга мөкинлек бирә.

 

Фото Иваново Милләтләр йорты төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев