Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай кызлары – «Зөләйха күзләрен ача» фильмында

Гүзәл Яхина әсәре буенча эшләнгән “Зөләйха күзләрен ача” фильмы экраннарга чыккач, азнакайлылар анда, мөгаен, таныш йөзләр дә шәйләгәннәрдер.

Анда массовкаларда безнең якташларыбыз Раушания Җиһангирова һәм Ландыш Ибраһимова катнаша.

Раушания Җиһангирова Азнакайда туып үскән, 4 нче мәктәптә белем алган, музыка мәктәбен тәмамлаган. Аннан Әлмәт шәһәренең Ф.Яруллин исемендәге музыка училищесында фортепиано классы буенча укыган. Сарман һәм Җәлил музыка мәктәпләрендә фортепиано классы буенча балаларга белем биргән.

Язмыш җилләре сәләтле кызны Казанга – консерваториягә алып килгән. Опера театрында, филармониядә эшләгән, Грециядә халыкара вокалчылар конкурсында катнашкан.

Кызганычка каршы, Раушания Җиһангирова тавышын югалта һәм аңа зур сәхнәдән китәргә, башка эш эзләргә туры килә. Бүгенге көндә ул Салих Сәйдәшев музеенда өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.

Ландыш Ибраһимова турында газетабызда язып чыккан идек инде. Ул – халыкара класслы стюардесса. Азнакай гимназиясендә укыганда безнең редакциядә яшь журналист мәктәбе узып, «Спектр» газетасында каләм чарлады. Аннан Казанда гуманитар институтта татар-төрек теле белгечлеге алып, башкалабыз гимназиясендә балаларга белем бирде. Язмышын 180 градуска борып, стюардесса булып китте. Һәм менә тагын безне шаккаттырып, кино сәнгатенә дә юл салган.

– Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килмәде. Танылган артистлар арасында, кино дөньясында кайнау бәхете кайчан татыр иде, – ди Ландыш Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев