Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеегез белән, Җәүһәрия Әмировна!

Хөрмәтле хезмәттәшебез, матбугат ветераны Садриева Җәүһәрия Әмир кызы шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен – 85 яшен билгеләп үтә.

Типографиянең легендар кешесе ул. Ерактагы 1957 елда, район газетасы “Коммуна” исемен йөрткән вакытта ук монда эшкә килә. Беренчеләрдән булып линотип дигән катлаулы техниканы үзләштерә һәм лаеклы ялга чыкканчы машина белән хәреф җыючы булып эшли. Җитез, өлгер, кыю, шаян, кешеләр белән җиңел аралашучан Җәүһәрия Әмировна үз һөнәренә бик күп яшьләрне өйрәтә, намуслы тырыш хезмәте өчен күп төрле бүләкләргә лаек була, озак еллар типографиядә профсоюз эшен җитәкли. Нефтьче Әсгать Шәмсиевич белән үрнәк гаилә корып, 60 елдан артык тигез гомер итәләр. Укымышлы, итагатьле, инсафлы өч бала – бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерделәр. Хәзер балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп, аларның хөрмәтен, кайгыртуын, ярдәмен тоеп яшиләр.

Хезмәттәшебезне матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәрәкәтле имин тормыш һәм сәламәтлек телибез.

Тирән ихтирам белән “Маяк” газетасы редакциясе коллективы һәм редакция, типография ветераннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев