Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеең котлы булсын!

Хөрмәтле әниебез, әбиебез Миннеханова Сәрия Шәйхразый кызының олы юбилее!

Ул Азнакай районы Сәпәй авылында туган. Һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле әниебез! Сине чын йөрәктән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, куанычлы озын гомер телибез.

Әниебезнең тормыш юлы намуслы хезмәттә, тырышлыкта, сабырлыкта үтә. Язмыш сынауларын җиңеп, безне, өч кызыңны, әтиебез Әсгать Хуҗа улының истәлегенә тап төшермичә үстердең. Һәрвакыт ярдәмчел, һәрберебезнең хәленә керә белүче, игелек тулы тынгысыз йөрәкле кеше син. Гаиләгә карашың, акыллы, уңган булуың, якты йөзең белән безнең барыбызга һәрчак үрнәк булдың. Күркәм гамәлләрең, кылган игелекләрең меңе белән әйләнеп кайтсын үзеңә!

 

Без бәхетле, әни, син булганга,

Балам, диеп өзелеп торганга.

Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,

Бүген, 80 яшең тулганда!

 

Иң изге теләкләр белән: Җәннәт апаң, Фәнис-Фәния, Мирзаһит-Сания, оныкларың, оныкчыкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев