Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Йөрәк сүзе – йөрәккә!

Хәлимуллин Мөдәрис Харис улын юбилее белән котлыйбыз!

Чубар Абдул авылында яшәүче кадерле әтиебез Хәлимуллин Мөдәрис Харис улының 1 гыйнварда 90 яшьлек олы юбилее. Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Синең кебек миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганна рыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Киләчәктә дә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, саулыкта, тынычлыкта, муллыкта, шатлыксөенечтә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын үзегезгә.

Тәрәзәләрдә утлар балкып яна,

Әти каршы ала урамда.

Йөгергәләп әни табын кора,

Тәмле ашлар пешкән казанда.

Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни, туган йортыбыз.

Иң изге теләкләр белән: улың, киленең, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев