Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Йөрәк сүзе – йөрәккә!

Гәрәев Наил Фәрди улын туган көне белән котлыйбыз!

Безнең кадерлебез, тормыш иптәшем – йомшак күңелле әти дә, тугры ир дә, оныкларын яратучы бабай да булган Гәрәев Наил Фәрди улының тормыш бәйрәме, аңа 70 яшь тула. 47 ел бергә гомер итеп, синнән бер авыр сүз ишетмәдем, һәрвакыт ышанычым, терәгем булдың. Матур тормышлар кордык, 2 балабызны яратып-сөеп үстердек. Аннан соң килгән авыр кайгыларны да бергәләп күтәрдек. Хәзер оныкларыбыз өчен дип яшибез. Аллаһыбыз безгә хәерле картлык бирсен, сәламәтлектән аермасын. Киләчәк көннәребез бәхет, шатлык кына китерсен.

Киң күңелең, юмартлыгың өчен

Мин кояшка сине тиңлимен.

Шатлык белән тулы, куанычлы

Озын гомер сиңа телимен.

Тормыш иптәшең Миңненур, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев