Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Яшәү өлгебез сез, әти-әни!

Язмыш аларны Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә очраштырган. Туйкә авылы егете Альберт белән Октябрь Бүләк авылы кызы Җәвәһирә 9-11 нче сыйныфларны биредә бергә укыйлар. Классташлар арасында мәхәббәт очкыны унынчыда укыганда кабына. 

1965 елның 8 феврале алар өчен бик тә истәлекле – беренче очрашу көне. Ел да әти әнигә бу көнне ак чәчәкләр бүләк итә.

– 40 градуслы суык көн иде, – дип искә ала әти хәтерендә ерак елларны яңартып. – Җәвәһирәне беренче тапкыр очрашуга чакырдым. Куллары өшеп бетте, перчаткаларымны салып бирдем. Сара исемле классташыбызга кунакка бардык. Шуннан йөреп киттек. Бер-беребезне ташламаска, бергә булырга дип, 23 февраль көнне вәгъдә бирештек.

Мәктәптән соң әни Карамалы мәктәбендә башта тәрбияче, аннан укытучы булып эшли башлый. Әти Бөгелмәгә шоферлар курсына укырга китә. Армиягә кадәр колхозда машина йөртә, 2 ел армиядә хезмәт итә. Ерак араларны сагыну тулы хатлар якынайта, сөю учагын сүндерми саклый.

1970 елның 17 августында Балтач авыл Советында әти белән әни язылышып, язмышларын гомерлеккә бергә бәйлиләр. Һәм менә илле ел безгә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә үрнәк булып яшиләр.

Әти техникумда техник-механик һөнәрен үзләштереп, Азнакайның 23 нче һөнәр училищесында мастер була, 1983 елдан лаеклы ялга чыкканчы технологик транспорт идарәсендә шофердан колонна начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Тырыш хезмәте күп санлы бүләкләр белән билгеләнә.

Әни читтән торып Казан дәүләт университетында белемен күтәрә һәм 1970- 74 елларда – Туйкә, 1974- 2007 елларда Азнакай 1 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 21 ел дәвамында үз фәне буенча район укытучылар методик берләшмәсен җитәкли. Гомуми педагогик стажы – 41 ел! Ул – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының Атказанган мәктәп укытучысы исемнәренә, күпсанлы тармак мактау грамоталарына ия.

1971 елда кызлары – мин Гүзәл, 1980 елда уллары Марат туа. Исемнәребезне дә өйләнешкәндә үк сөйләшеп куйган булганнар.

Мин әнием юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайладым. Бүгенге көндә Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белемен укытам.

Марат әти эзеннән китте – нефтьче, “Азнакайнефть” идарәсенең 4 нче нефть һәм газ чыгару цехы начальнигы урынбасары.

Килен кайнана туфрагыннан ярала, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Киленебез Рәсүлә – Киров өлкәсенең Малмыж районы Актүбә авылы кызы, бик җитез, белемле, ягымлы, йомшак телле, уңган. Бүгенге көндә банкта эшли.

Кияүләре Фатих – Үчәлле авылы егете, 30 елга якын янгын сүндерү бүлегендә хезмәт итә, хезмәт ветераны, тренер. Туйкә авылында йорт сала, әби-бабайлар белән гөрләшеп яши.

Әтиебез әле дә бик кызыксынучан, тынгысыз кеше, компьютерны да үзләштерде, Интернет киңлекләрендә судагы балык кебек йөзә, гаджетлары да бар. Белмәгәнен оныкларыннан сорый. Оныклары Альбина, Азат, Рөстәм әбибабайның күзенә генә карап торалар.

Альбина КФУның философия факультеты студенты, Азат исә шунда ук, халыкара мөнәсәбәтләр институтының көнчыгышны өйрәнү юнәлешендә укый, Ислам университеты абитуриенты да. Рөстәм Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 4 классында укый, спорт белән шөгыльләнә.

Әтинең күз карашы безнең өчен төп тәрбия чарасы булды. Нинди генә очрак булмасын, орышмадылар, кул күтәрмәделәр, без барысын да әтиебезнең күз карашыннан аңладык.

Әти белән әни Туйкә авылында гомер кичерәләр. Урыссу мәдрәсәсен тәмамлап, әтиебез бүгенге көндә мәчеттә имам-хатыйп, оныкларына гына түгел, ә барлык авыл халкына ислам дине нигезләрен өйрәтә. Ул булганга авылыбыз азанлы.

Бездән бервакытта да кунаклар өзелмәде, ике якның да нәселе бик тармаклы. Әти гаиләләрендә 8 нче бала – төпчек, әниләр ягында 6 бала. Бүгенге көндә дә барлык туганнарны барлап торучы алар. Әтиебез – гаиләбезнең тоткасы, әниебез – өебезнең җаны, бөтенесенең серен үзенә сыйдыручы, хуҗабикәләрнең иң остасы. Ул пешергән гөбәдияләр, бәлешләр телеңне йотарлык! Мәҗлесләрдә аның кебек тәмле итеп сөйләүчеләр бик сирәк! Халык әйтемнәре, мәгънәле риваятьләр, төрле шәхесләр тормышыннан үрнәкләр китерү – хәзер боларның тәрбия ысуллары булганын аңлыйбыз. Гомумән, үзләренең тормыш рәвешләре белән тәрбияләделәр алар безне.

Әти-әни – безнең тормышта иң изге, иң кадерле сүзләр белән әйтеп бетергесез кирәкле олы кешеләр. Җан биргән ӘНИЕБЕЗ, яшәү биргән ӘТИЕБЕЗ, рәхмәт сезгә барысы өчен: гомеребез, балачагыбыз, яшьлегебез, белемебез, өс-башыбыз, борчусыз яшәешебез өчен...

Без сезне бик яратабыз, горурланабыз, үрнәк алып яшибез! Киләчәктә дә саулык белән, безнең бәхетебезгә куанып, тигезлектә яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Сез безгә һәрвакыт кирәк!

Гүзәл Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев